САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы бәрәңге уңышы белән мактана

Моннан берничә ел элек Интернет челтәрендә бер кызыклы видеоязма таралды.

Аны төшерүче бәрәңгенең уңышы белән... соклана, дисәк, дөресрәк булырдыр, чөнки анда әдәби булмаган сүзләр дә яңгырый. Татар халкының иң яраткан ризыкларының алыштыргысыз компоненты булган бәрәңге 2019 елда да бик күп булды – кайберәүләр аны очсыз бәядән генә тонналап саттылар. Башка гына түгел, базга да сыймаслык хәл иде ул...
Быел исә андый уңыш турында хыялланасы гына кала, ахыры. Җәйнең беренче айлары, 2022 ел узганына охшаш булмый, дигән өметләр уятса да, август ае аларны өзде. Белгечләр фикеренчә, җәй бары тик бер айга «күчте» генә. Әйе, быел яңгырлар гел булмады түгел, ләкин аларның вакытында явуы мөһим. Шулай булмаган очракта мул уңышны өмет тә итмисең. Дөрес, яңгыр яуган урыннар да булгалады.
- Элеккеге елларда бәрәңгебез бик эре, вагы сирәк була диярлек иде. Быел ул уртачарак зурлыкта чыкты. Вак бәрәңге исә ун капчыктан да артыграк булды – аларга кимендә өч чиләк салып бардык. Безнең чагыштырмача зур булмаган бакчабызга бу бик күп инде, - диде Ләшәү-Тамак авылыннан Атлас абый.
Ә сез бәрәңге алдыгызмы әле, уңышы ничегрәк? Фикерләрегезне безнең төркемдә комментарийларда калдыра аласыз, дуслар!
Альбина Сабирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев