САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы бәйрәм чараларыннан канәгать калды

Яңа ел яллары ничек үтте?

Яңа ел бәйрәме һәм каникул көннәрендә республиканың мәдәният учреждениеләрендә бәйрәм чараларын 800 меңнән артык кеше караган. Бу хакта узган сишәмбе көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Аныңчы гышыннан күренгәнчә, Яңа ел каникулы көннәрендә муниципалитетларда 6,5 мең чара үткәрелгән. Аларның 1,5 меңе Казанда үткән, һәм аларда 600 меңнән артык кеше катнашкан. Министрның сүзләренә караганда, башкалада иң күп кеше булган мәйданчыклар — Казан Кремле, цирк, Свияжск музей-тыюлыгы, «Әкият» курчак театры һәм Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе.

Ләкин каникул көннәренең гадәттәгедән салкынрак булуы чараларга тәэсир итми калмаган.

— Салкыннардан тыш, безнең тагын бер "дошман«ыбыз булды, ул — югары эпидемик чик, — диде министр.

Ә районда бәйрәм көннәре ничек узды? Без бу сорау белән оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек.

— Районда бәйрәм һәм каникул көннәре матур гына үтеп китте. 29 һәм 31 декабрь көннәрендә район мәдәният йортында халыкка «Айдан төштеңме әллә?!.» дигән театральләштерелгән Яңа ел тамашасы тәкъдим ителде. Мондый бәйрәм чарасы Җәлил поселогында да үткәрелде. Сарманда да, Җәлилдә дә күңелле тамашалар кичен дә дәвам итеп, иртәнге сәгать өчкә кадәр барды. 25 декабрьдән алып 8 гыйнварга кадәр Сарманда үзәк Ял паркында, Җәлилдә нефтьчеләр һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин ярдәме белән Кыш бабай һәм Кар кызы резиденцияләре эшләде. Аларга халык бик күп йөрде. Сарманлылар, җәлиллеләр генә түгел, район кунаклары, авыллардан килүчеләр дә резиденция эшчәнлегеннән канәгать калдылар. Көн саен балаларга бүләк итеп берничә тартма конфет таратылды. Тауда шуучылар да күп булды. Яңа ел чыршысын ачу, бәйрәм дискотекалары, район мәдәният йорты, китапханә, сәнгать мәктәбе, музей, киноучреждение тарафыннан оештырылган чаралар — бәйрәм тамашалары, мастер-класслар, мультфильм-нар, уен программалары, күңел ачу чаралары, кызыклы бәйгеләр дә балалар күңеленә хуш килде. Әлбәттә, көннәрнең гадәттәгедән салкынрак, сезонлы авыру очракларының күбрәк булуы чараларга бераз комачаулык ясады. 7 гыйнвар көнне Раштуа бәйрәмен Залаков исемендәге паркта үткәрергә планлаштырган идек, салкын булу сәбәпле, мәдәният йортында уздырдык. Җәлилдә Раштуа бәйрәме 6 гыйнварда үткәрелде, һәм халык шактый күп булды. Кыскасы, район халкы тырышып эшли дә, матур итеп ял да итә белә. Форсаттан файдаланып, шунысын да хәбәр итәм: 12 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында «Яңа еллар — күңелдә матур уйлар» дигән бәйрәм чарасы, шушы ук көнне Җәлил мәдәният сараенда 19.00 сәгатьтә бәйрәм дискотекасы үткәрелә. 13 гыйнвар көнне район үзәгендә 15.00 сәгатьтә балаларга түләүсез мультфильмнар күрсәтеләчәк, — диде мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова.

Шушы ук сорауны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфановка да бирдек.

— Күңелле спорт чаралары 25 декабрьдән үк башланды. Сарманда да, Җәлилдә дә Кыш бабай призына чаңгы ярышлары үткәрелде. Хоккей, дзюдо, шахмат, баскетбол буенча бәйгеләр уздырылды. Халык өчен чаңгы юллары, бассейн, тренажер заллары да ачык булды. Чаңгы, тимераякта массакүләм шуулар үткәрелде. Җәлилдә хоккей белән шөгыльләнүче балалар әти-әниләре белән бергә чаңгыда йөрергә чыктылар. Каникулларның төп чарасы 5 гыйнвар көнне район үзәгендә авыл җирлекләре арасында башланып киткән IV Cпартакиада булды. Анда 9 авыл җирлегенең ир-атлар командалары волейбол буенча көч сынаштылар. 5 гыйнвар көнне Мөслимдә узган турнирда 2014 елгы футболчыларыбыз I урынны яуладылар. «Форпост» отряды әгъзалары урамнарда «Минем имин каникуллар» дигән буклетлар тараттылар, кызыклы викториналар үткәрделәр, — диде ул.

Районда бәйрәм көннәрендә бәла-казалар булмаган.

— Халык арасында алып барылган аңлату эшләре, янгын куркынычсызлыгы та-ләпләренең төгәл үтәлүе нәтиҗәсендә янгыннар һәм башка гадәттән тыш хәлләр булмады, — диде Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Радик Госманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев