САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район делегациясе Казанда тантанада катнашты

-

Район делегациясе Казанда тантанада катнашты 
Бүген Җөмһүриятебез башкаласында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы чара үткәрелде. Ул Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры бинасында оештырылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бәйрәмгә район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге район делегациясе дә чакырулы иде. Аның составында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир-егетләребез Яхия Хәбиров белән Андрей Кузьмин, махсус операциядә һәлак булган егетләрнең әниләре катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев