САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Поселокның “Родники” вокаль ансамбленә халык исеме бирелде

Һәр милләтнең үзенә генә хас гореф-гадәтләре, йолалары, моңнары бар. Җәлил поселогының матур традицияләрне саклап яшәүче “Родники” вокаль ансамбленең дә даны еракларга таралган.

40 елга якын тарихы булган сәнгать коллективы поселоктан башлап төрле дәрәҗә чараларда чыгыш ясый, югары уңышларга ирешә.
- Челтерәп аккан чишмә тавышын хәтерләтә бит безнең җырчыларның моңы. Исеме җисеменә туры килә. Юкка гына “Родники” дип аталмаган ансамбль, - ди ул оешкан беренче көннәрдән үк коллективка баянчы булып килгән, хәзер инде сәнгать җитәкчесе Фәрит Гинатуллин.
Әйе, ансамбль чыгыш ясый башласа, аларның көй-моңнарына һич тә битараф калып булмый: кушылып җырлыйсы, биисе килә башлый. Ветераннардан гына диярлек торган ансамбльгә бүгенге көндә 9 кеше йөри.
- Безнең арада төрле һөнәр ияләре бар. Без музыка мәктәбендә укытучылар булып эшләсәк, хисапчы, кондитер, нефтьче булып хезмәт куйганнар да җыр-моң ярата булып чыктылар. Дөрес, безгә кушылырга теләүчеләр бар. Әмма әлегә бик озакка калучылар юк, киткәннәре дә булды. Костюмнар җитмәве дә бар, бу күлмәкләрне һәрберебезгә туры китереп, махсус үзебез тектердек, - дип сүзгә кушылды Нина Гинатуллина.
Коллективка, нигездә, ветераннар йөри, әмма алар арасында әле эшләүчеләре дә бар. Иң өлкәннәре – Мария Панарина, Светлана Лопаева 80 яшьтән узганнар. Ансамбльнең калган солистлары – Мария Ковалец, Валентина Баграй, Альбина Гобәйдуллина, Гөлнара Аширова, Адиля Алтынбаева – һәркайсы, яшькә карамый, энергияләре белән башкаларны да җилкендерергә сәләтлеләр. Костюмнар, дигәннән, агымдагы елда Лаеш районында узган “Каравон” бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясаганнары өчен, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аларга акчалата сертификат бүләк иткән. Шул хисаптан ансамбль киемнәре тектерәчәкләр.
- Безнең төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңышларыбыз күп. Узган ел Абхазиягә Халыкара конкурска бардык. Анда бик күп призлы урыннар яуладык. Аннан алдагы елда Кырым шәһәрендә “Алтын Мәйдан”да чыгыш ясап, җиңү яуладык. Бик күп грамоталар, Рәхмәт хатлары алып кайттык. Республика чараларыннан да читтә калмыйбыз. Ел саен Алабугага Спас ярминкәсенә барабыз, анда үзебезнең сәләтебезне күрсәтәбез. Яратып каршы алалар, алкышлап озаталар. Күптән түгел Болгарда чыгыш ясадык, анда безгә халык исеме бирделәр. 8 октябрь көнне Әлмәт шәһәрендә узган бәйгедә катнашып, лауреат исеменә лаек булдык, - диде ансамбль җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев