17 февраль көнне Петровский Завод авылы буасында гаилә белән кышкы балык тоту бәйрәме уздырыла.
Ул Гаилә елына багышлана.
Җиңүчеләр түбәндәге категорияләр арасында билгеләнәчәк:
— балык тотучылар гаиләсе (әти, әни, балалар);
— ир-атлар;
— хатын-кызлар;
— иң эре балык тотучы;
— иң кечкенә балык тотучы;
— иң яшь катнашучы;
— иң өлкән катнашучы.
Программада шулай ук — җанатарлар өчен уеннар, тәмле пылау.
Ярышлар 09.00 сәгатьтә башлана.
Фото:https://ru.freepik.com
Нет комментариев