САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нөркәйдә авыл көне узды

Нөркәй авылдашларны җыйды.

«Чагылтаулы Нөркәем» – әлеге исем астында Зур Нөркәй авылында, шау-гөр килеп, авыл бәйрәме үтте.
Россиядә Гаилә елы
Илһамия Кутусова, Зур Нөркәй авылы мәдәният йорты директоры

Бәйрәмгә районыбызның башка авылларыннан да кунаклар чакырылды. Аны авылыбыз мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы солисткасы Лена Кәрамова скрипкада халкыбызның «Салкын чишмә» көе белән ачып җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы Әсхать Сабитов котлавыннан соң, озак еллар матур гомер кичергән юбилярлар котланды. Махсус операциягә ике улын озаткан Суфия Солтановага аерым хөрмәт күрсәтелде.
Чакырылган кунаклар арасында Мортамак авылының «Чишмә» фольклор коллективы, Сарманнан Фалих һәм Гөлшат Мостафиннар гаиләсе дә бар иде. Аларның һәм аерым башкаручыларның чыгышларын халык яратып кабул итте. Авылдашларны тәмле пылау, винегрет, коймак һәм кайнар самавыр чәе белән җирлек территориясендәге бюджет оешмалары хезмәткәрләре сыйлады. Зөлфия Гыймранова кунакларга киптергән алма һәм гөлҗимешләр әзерләгән иде. Ул аларга Чагылтаулы Нөркәй авылы болыннарыннан җыйган шифалы үләннәрдән үзе әзерләгән чәен дә бүләк итте. Матур җырлар, күмәк биюләр, кызыклы уеннар бәйрәмдә катнашучыларның кәефләрен тагы да күтәрде. Авыл көне халыкка бик ошады. Әлбәттә, күңелле мизгелләр истәлеккә фотосурәтләргә төшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев