Бүген район үзәгендә урнашкан 2532 нче сайлау участогында да иртәдән үк кызу эш башланды.
Сарманда яшәүче яшь гаилә Нияз һәм Дания Фатыйховлар участокка беренчеләрдән булып килгәннәр иде.
— Сайлау — безнең өчен бик әһәмиятле вакыйга. Шуңа күрә Президент сайлауларына бергәләп килдек, — диләр алар.
Дания ханым район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
— Хезмәт хакыбыз начар түгел, социаль түләүләр дә алабыз. Алар киләчәктә дә дәвам итсен, тормышыбыз тагы да яхшырсын. Яшьләр дә туган җирләрендә күбрәк калсыннар. Без бүген менә шулар өчен тавыш бирәбез, — диде ул.
Нет комментариев