САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нәфисне район башлыгы кунакка чакырды

.

Райондашыбыз Нәфис тә ике атнага гаиләсен, әти-әнисен сагынып кайткан. Бигрәк тә кечкенә кызы, сеңлесе аның кайтуын зарыгып көткәннәр. 5 апрель көнне Нәфисне һәм аның якыннарын район башлыгы Фәрит Хөснуллин кабул итте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов катнашында түгәрәк өстәлдә хәрбинең хезмәте, көнкүрешләре хакында җылы сөйләшү булды. Ул юмор хисен югалтмаган, һәр сүзендә көчле рухлы булуы сизелә. 
- Ир-егет авырлыкларга түзәргә тиеш. Бирешмибез, барысы да яхшы булачак. Безнең көч – бердәмлектә, - диде ул. 
Фәрит Мөнәвир улы Нәфискә, аның әти-әнисенә Рәхмәт хатлары, күчтәнәчләр тапшырды. 
- Син туган җиреңнең чын патриот булуын раслыйсың. Сиңа, гаиләңә ныклы сәламәтлек, янәшәңдә һәрвакыт грамоталы командирлар, тугры дуслар булуын, бетмәс-төкәнмәс сугышчан рух һәм барлык эшләрдә җиңүләр телим, - диде ул Нәфискә. 
Ә әти-әнисенә Рәхмәт хатында: “Сез шундый батыр ул үстергәнсез. Аның, Украина территориясендә хәрби махсус операциядә катнашып, Ватан алдында хәрби һәм гражданлык бурычын намус белән үтәве өчен, райондашлар һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сез улыгызга тормышның иң мөһим кыйммәтләрен – дөрес карарлар кабул итү, Ватанны ярату һәм солдат бурычына тугры булу сәләтен сеңдергәнсез. Сез чын ир тәрбияләгәнсез. Без Сезнең белән горурланабыз! Сезнең гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык телим”, - диелә. 
Без дә Нәфиснең исән-имин булуын, гаиләсенә түземлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев