Мәсәлдән тормыш сабагын ал
Чүпрәк
Сүз дә юк, анда-монда чыкканда, ул ару киенде. Әмма өй, ихата тирәсендә тузган, ертыла башлаган ямаулы кием-салым куллану ягын карады. Югыйсә әйбәт киемнәре дә шактый. Уены-чыны белән әйткәндә – ике гомерлек. Ул чүпрәкләрне кем һәм ни өчен саклагандыр, үзе дә белмәгәндер.
Вакыт дигәнең үзенекен итте, еллар узды, ул әкренләп бирешә башлады. Ә ул тишек-тошык киемнәрдән йөри бирде. Соңга таба кибетләргә дә өс-башына игътибар итмичә генә чыккалады. Көннәрдән беркөнне ул иске-москы киенгән хәлдә бүселгән мендәр өстендә җан тәслим кылды. Авыл халкы, бердәмлек күрсәтеп, аны тиешенчә соңгы юлга озатты. Хушлашырга дип читтән кайткан туганнары аның барлык – араларында өр-яңалары да шактый иде – киемнәрен ындырга чыгарып яндырдылар. Әкренләп учак сүнде, ярсулы җил чыгып, төтенне куып таратты. Ындырның урта бер җирендә ошбу адәмнең тормыш юлын хәтерләткән кием-салымнардан кечкенә көл өеме генә калды...
Мәсәлнең асылы: Булган киемнәрне рәхәтләнеп киеп, җылы тәннәребездә туздырырга насыйп итсен. Гомер – бер, ә киемнәр – күп. Нафталин исе сеңдереп ятмасыннар...
Илдус Фәйзуллин, Сарман авылы
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев