Куҗак авылында балалар өчен күңелле бәйрәм үткәрелде
Куҗак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре бик куңелле балалар Сабантуе уткәрделәр.
Монда олысы, кечесе - барысы да күңел ачты. Бәйрәмне төрләндереп краска фестивале дә уздырдык.
Милли уеннардан тыш "Иң озын толым", "Иң кыска чәч", шулай ук "Иң көчле көлүче", тәмле челендж кебек яңа уен-конкурслар да уздырылды. Төрле бүләкләр белән балаларыбызны бүләкләдек. Ә бәйрәмебезнең иганәчесе Сәлимгәрәев Фазыл Фаяз улы булды. Аңа бик зур рәхмәт әйтәсебез килә.
Куҗак авылы мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев