САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Контракт төзе һәм 400 000 сум акча ал!

Татарстан Республикасында Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр бер тапкыр бирелә торган 400 000 сум күләмендә акча алачаклар.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүен үтенеп, без Сарман һәм Мөслим районнары буенча Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты бүлегенең контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Ринат Фәрхетдиновка мөрәҗәгать иттек. 
— Әйе, чыннан да, 25 мартка кадәр хәрби хезмәт буенча контракт төзүчеләргә 400 000 сум күләмендә акча түләнәчәк. Контракт төзү өчен, Хәрби комиссариатның район бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспорт, хәрби билет, СНИЛС, ИНН, белем турында документ, балалар туу, никах турындагы таныклыклар булу кирәк. Контрактны рәсмиләштерү, медицина комиссиясе үтү күп вакытны алмый. Кием, хәрби белгечлек сайлау мөмкинлеге бирелә, юл — бушка. Контракт төзегән очракта 195 000 сум — Оборона министрлыгы, 205 000 сум Татарстан Республикасының ДОСААФ оешмасы аша түләнә. Районнан да түләүләр бирелә. Алга таба хезмәт өчен ай саен 210 000 сумнан башлап акча түләү каралган, — диде ул.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (855) 592-43-70 (Хәрби комиссариатның район бүлеге); 8-9867189223 (Ринат Фәрхетдинов).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев