Хәбәрләр

Хастаханәдә теш рентгены кайчан булачак?

“Хастаханәдә теш рентгены нишләп эшләми?

Ул кайчан булачак?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр “Сарман” газетасын укучылар һәм төркемебездән файдаланучылар. Әлеге сорауларны без район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Лилия Бектемировага юлладык.
- Искесе сафтан чыкты, файдалану өчен яраксыз. Яңа аппарат кайтарту өстендә эшлибез, аңа заявка бирдек. Ә хәзергә авырулар Җәлил хастаханәсенә мөрәҗәгать итә алалар, - дип җавап бирде ул.
Зөлфия Шәрипова язмасы


Нет комментариев