САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каташ-Каранда Нияз Акмалны искә алдылар + ВИДЕОРЕПОРТАЖ

Исән булса, кичә — 14 февраль көнне якташыбыз — татар язучысы, шагыйрь Нияз Акмалга 70 яшь тулган булыр иде.

Шушы уңайдан бүген Каташ-Каран авылы мәдәният йортында аның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Йөрәгенә сарган моң» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Кичәдә шагыйрьнең абыйсы — Каташ-Каран авылында яшәүче Нәҗиб Акмалов үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Җирле шагыйрьләр үзләренең Нияз Акмалга багышланган шигырьләрен укыдылар.

Кичәдә «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Берләшмә җитәкчесе Рәйханә Мирсәетова кыскача аның эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук Нияз Акмал иҗатына тукталды, аның турындагы истәлекләрен яңартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев