САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Юллардагы чокырлар төзәтелде

Дүрт айда «Халык контроле» системасына районнан 66 хәбәр керде, аларның 47се уңай хәл ителде.

Билгеле булганча, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы халыкның дәүләт хакимияте органнары белән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен булдырылды. Халыктан аны борчый торган хәбәрләр Интернет ярдәмендә оператив рәвештә әлеге органнарга җиткерелә, ә соңгылары, үз чиратында, проблеманы хәл итү өчен, тиешле чараларны күрәләр. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына керүчеләр системага урнаштырылган хәбәрләр өчен тавыш та һәм җаваплы органнарының эшенә бәя дә бирә алалар. Агымдагы елның дүрт аенда районда халык үтенече буенча нинди проблемалар хәл ителгән? Без бу сорауны район Башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигы Рамил Гайсинга бирдек.

  • Кыш көне районда яшәүчеләрне, гадәттә, юллардагы яки территорияләрдәге кар көртләре борчый. Әйтик,  Җәлил поселогында яшәүчеләрдән: «Хастаханә янындагы транспорт куя торган мәйданчыкны кардан чистартмыйлар, машина йөртүчеләр транспортларын техника йөри торган юлда калдырырга мәҗбүрләр. Бу юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәрәкәтне авырлаштыра», – дигән хәбәр керде. Әлеге кимчелек тиз арада бетерелде. Шул ук торак пункттагы бер ишегалдыннан карның чистартылмавы, машинаны парковкага кую бик авыр булуы, күршеләреннән ярдәм сораулары, проблеманы көрәкләр ярдәмендә хәл итүләре турында яздылар. Бу үтенеч тә тиз арада хәл ителде.

Язга таба исә халыкны юлларны ремонтлау мәсьәләсе борчый башлый. Әйтик, Сарманда яшәүчеләрдән юлларда барлыкка килгән чокырлар турындагы хәбәр керде. Март ахырында бу җитешсезлек юкка да чыгарылды. Җәлил поселогыннан да шушындый ук проблема белән мөрәҗәгать иттеләр, юлда барлыкка килгән зур чокырны ремонтлауны сорадылар. Бу да тиз арада үз чишелешен тапты. Җәлил поселогындагы шәхси сектордан хуҗасыз этләр йөрүе турында хәбәр иттеләр. «Өйдән чыгарга куркабыз», – дип яздылар анда яшәүчеләр. Махсус оешма тарафыннан хуҗасыз этләрне тоту оештырылды, 5 эт йортсыз хайваннар приютына җибәрелде.

Шуны әйтәсе килә: «Халык контроле»нә керә торган проблемаларның күпчелеге – тиз арада хәл итеп була торган мәсьәләләр, һәм аларның күбесе уңай чишелә дә. Вакыт, күбрәк акча һәм нинди дә булса программалар нигезендә хәл ителә торган проблемалар соңгарак калдырыла. Һәрхәлдә, халыктан кергән сораулар игътибарсыз калдырылмый, һәм аларны чишү юллары эзләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев