САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Радик Шәмсуллин – гаҗәеп шәхес

Иске Минзәләбаш авылында кызыклы шәхес яшәве турында ишеткәч, шунда юл тоттык.

«Аныкы кебек бизәкле капка якын-тирәдә юк, ялгышмассыз», – дип аңлаттылар безгә, аның кайда яшәгәнлеген белешкәч. Койма тирәсендә бер кеше чокыр казып маташа иде. 
– Радик абый Сез буласызмы? – дип эндәштек без кызып-кызып эшләүчегә. 
Уңай җавап ишеткәч, кайдан икәнлегебезне, ни сәбәпле килүебезне дә аңлатып бирдек. Хуҗа кеше безне шундук өенә чакырды, үзе белән таныштырды. 
Радик Шәмсуллин унҗиде ел инде берүзе гомер кичерә икән – кызганычка каршы, аның тормыш иптәше Разия апа каты авырудан вафат булган. Кызларының үз гаиләләре бар: берсе – Җәлилдә, икенчесе Казанда яши... Шулай да, алар әтиләре белән даими элемтәдә торалар, мөмкинлек туу белән, туган йортларына кайталар. Радик абыйны исә берүзе генә яши, димәссең – ишегалдындагы, өендәге чисталыкка, тәртипкә исең-акылың китәрлек. 
– Әтием Габдулла Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Әнием Миңнебәдәр мине һәм апам Люцияне берүзе тәрбияләде, – дип башлады ул сүзен. 
Бу урында, Радик абыйны бүлдереп: «Сезгә ничә яшь соң?» – дип кызыксындым. «Аллаһ теләсә, декабрьдә 84 тула», – дип шаккатырды язмабыз герое. Сөбханаллаһ, аңа бу яшьне бирмәссең әле. «Адәм баласы хәрәкәттә булырга тиеш, сәламәтлекнең серен шунда күрәм», – диде ул. Дөрестән дә, узган ел ул табибларны да шаккатырган. Бәхетсезлек очрагы булмаса, Радик абый хастаханәгә бармас иде дә әле. «Абый, егерме ел монда килгәнең булмаган икән бит», – дигәннәр аңа медицина хезмәткәрләре. Егылып, аягын имгәткән була ул, шулай да, көненә бер тапкыр булса да, авылны урап, йөреп кайта икән. 
Тулырак язманы район газетасының 1 ноябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев