САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Кәшер авылының игелекле кызы әби-бабайлар белән уртак тел табып эшли

Беркөнне матбугат үзәгенә: «Яхшыбай авылы өлкәннәренә социаль ярдәм күрсәтүче кызыбыз турында яза алмассызмы икән?» — дигән үтенеч белән шалтыраттылар. Без өлкәннәрнең үзләре белән сөйләштек.

Күптән инде авылның үз кешесенә әверелгән Анастасия апа Кашапованың ишеген шакыдык. Ул безне үзенең җырлары белән дан казанган эте белән бергә каршы алды. Анастасия Вастиряковна ялгызы гына яшәсә дә, аның тормышын ике эте белән өч мәчесе ямьлиләр. Социаль хезмәткәр буларак, Иске Кәшер авылыннан Гөлшат Миңнеголованы билгеләгәннәр үзенә.

— Атнасына өч тапкыр килә. Азык-төлеген дә китерә, түләүләр белән дә булыша, бәйрәмнәрдә дә онытмый мине. Карын да көри, бергә ашарга пешерәбез. Гомумән, нинди ярдәм кирәк, шуны башкара, — диде Анастасия апа.

Быел аның Яхшыбайга күченеп килүенә 24 ел була. Ул беренче көннән үк барысы белән дә уртак тел табып яши башлады. Авыл халкы аны, үз итеп, «Наҗия» дип йөртә.

Аның күршесе Фәрхинур Кашапова да Гөлшат турында бары тик җылы сүзләр генә әйтә ала.

— Шат күңел белән килеп керә, хәлләрне белешә, кан басымын үлчәргә дә ярдәм итә. Кирәкле даруларны, азык-төлекне вакытында китереп җиткерә, идән-тәрәзәләрне дә юа. Бик уңган кеше, эшлекле дә, кешелекле дә. Аның турында "Шәфкать"нең шәфкатьле кешесе" дияргә дә була, — диде ул.

Гөлшат Миңнеголова турында тулырак язманы район газетасының 12 гыйнвар саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев