.
Сарман сәнгать мәктәбе укучысы Илгиз Сәитовның уңышлары хакында без газета битләрендә язып торабыз. "Халкым чишмәсе" фестивалендәге җиңүен дә райондашлар белә. Ул Сөлек авылында яши.
- Җырларга бик тә яратам. Буш вакытым булды исә, моңланып йөрим, башкаларның да күңелләрендә җыр-моңга мәхәббәт уянсын әле, - ди үзе Илгиз.
Киләчәк тормышын да, бәлки, сәнгать дөньясы белән бәйләр ул. Анысы әлегә сер булып калсын. Без Илгизгә иҗат уңышлары телибез.
Нет комментариев