Якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм йөге озатылачак
.
Шушы көннәрдә Украинада махсус хәрби операция зонасындагы якташ егетләребезгә гуманитар ярдәм китәчәк. Бүген район халкы, волонтерлар, хәйриячеләр, эшмәкәрләр тырышлыгы белән әзерләнгән, тутырылган азык-төлек тартмаларын, көнкүреш кирәк-яракларын ерак юлга кузгаласы машиналарга төяп куйдылар. Бу эшне башкаруда да район халкы бик актив катнаша. Якташларыбызга ике мотоцикл, җиңел машина да китәчәк.
Тамчыдан күл җыела, диләр. Аз гына ярдәм дә бүгенге көндә безнең иминлекне, тынычлыкны саклаучы якташларыбызның тормышына, яшәешенә бераз ярдәм, терәк булыр, күңелләрен җылытыр. Игелек кылган һәркемгә олы хөрмәт һәм зур рәхмәт сүзләре барып ирешсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев