Фейерверк аттыру өчен урыннар
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә агымдагы елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварена кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Бу уңайдан район Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе карары нигезендә район халкы һәм кунакларга фейерверклар аттыру өчен Сарманда өч мәйданчык – Үзәк ял паркы, “Татар Илеге” паркы һәм плотина яны, Җәлилдә мәйдан территорияләре билгеләнде.
Бәйрәм үткәрү вакытында бина эчендә пиротехника куллану һәм, ачык ут кулланып, төрле тамашалар үткәрү катгый рәвештә тыела.
Авыл һәм Җәлил җирлекләре башлыкларына, оешма-предприятие, агрофирмалар җитәкчеләренә янгынга каршы саклык чаралары күрү, газ һәм электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, кышкы чорда юлларны ачу һәм башка куркынычсызлыкны тәэмин итү буена оештыру-фәрман карарлары чыгару кирәк. Бәйрәм һәм ял көннәрендә дежур торуны оештыру зарур.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган, үтәмәгән, шул исәптән тиешсез җирдә пиротехника кулланганнар өчен административ икеләтә күләмдә җаваплылык каралган. Физик затларга – 10000-20000 сум, вазифаи затларга 30 меңнән алып 60 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин.
Рөстәм Гарипов,
күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге өлкән инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев