САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фәйзуллиннар гаиләсендә кечкенә космонавт туган

Райондашыбыз – Янурыс авылы егете, бүгенге көндә Казанда яшәүче танылган алып баручы, шоумен Газинур Фәйзуллинның улы туган.

“Рамазан аенда, Әлхәмдүлилләһ, безнең улыбыз туды. 12 апрельдә дөньяга кечкенә космонавт аваз салды”, - дип язып куйган Газинур социаль челтәрләрдәге шәхси битенә.
Без дә бу хәбәргә шатландык һәм котлыйбыз: кызлы һәм уллы булдылар Фәйзуллиннар. Асельнең хәзер нәни энесе дә бар. Ә кечкенә “очучы”га Алим исеме кушарга ниятлиләр бәхетле әти-әни. Ул - мөселманнарда киң таралган исем, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, “белемле, галим” дигәнне аңлата. Без Алимның сәламәт һәм бәхетле сабый булып үсүен телибез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев