САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Этнофестиваль милли җанлы дусларны очраштырды

Алдан хәбәр иткәнчә, бүген Җәлил икенче санлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республикакүләм педагогик фестивале уздырылды.

Ул балаларны милли, мәдәни гореф-гадәтләр үрнәгендә тәрбияләү мәсьәләләренә багышланды. Чарада катнашучылар милли үзаң тәрбияләү буенча тәҗрибә уртаклаштылар, халкым мирасын буыннан-буынга күчерүгә нигезләнгән ачык дәрес, мастер-классларда булдылар. Фестивальдә район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова, Казан шәһәренең 20 нче гимназиясе директоры, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” региональ иҗтимагый оешмасы әгъзасы Рәхимә Арсланова, “Татар гаиләсе” оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Җамалиева, “Ак калфак” оешмасының Җәлил бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәлия Гарипова, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе вәкилләре, музей хезмәткәрләре һәм башкалар катнаштылар. 
Тулырак “Сарман” газетасының алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев