Алкоголь продукциясенә бәяләр арта.
Ел башыннан ук Россиядә алкоголь продукциясенә акцизлар үзгәрә. Үзгәрешләр, беренче чиратта, Россия шәраб итештерүчеләре продукциясенә кагыла. Моңа кадәр аларга салым ташламалы ставка буенча салынды. Массакүләм — мәгълүмат чараларының хәбәр итүенә караганда, шампан һәм күбекләнүче шәрабларга акциз ставкасы 36 сумнан 40 сумга, “тын” шәрабларга 18 сумнан 31 сумга кадәр артачак. Этил спирты, составында 9 проценттан артыграк этил спиртлы продукциягә дә 2020 һәм 2021 елларда бәяләр унификацияләнәчәк, ягъни бердәм нормага китереләчәк, димәк, артачак.
ФОТО:https://pixabay.com/ru/photos/
Нет комментариев