САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Россиядә Донор көне билгеләп үтелә

20 апрель – Россиядә Донор көне.

Ә гомумән алганда, ул дөньякүләм бәйрәм булып санала. Донор көне башкаларның гомерен саклап калу хакына кан бирүчеләргә һәм кан алу станциясе хезмәткәрләренә багышланган. 
Район үзәк хастаханәсе белгечләре кан бирер алдыннан түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәклеген искәртәләр: 
1. Кан бирәсе һәм аннан алдагы көнне майлы, кыздырылган, ысланган һәм ачы ризыклар ашарга ярамый. Шулай ук колбаса эшләнмәләреннән, ит, балык һәм сөт ризыкларыннан, йомырка, шоколад, чикләвек, авокадо, чөгендер, банан кебек ризыклардан да тыелып торырга киңәш ителә. 
2. Кайнатма белән чәй, сок, морс, компот, минераль су эчү, ипи, сохари, сушки, ярма ризыклары, суда майсыз пешкән макарон, яшелчә һәм югарыда телгә алынган җиләк-җимештән калганнарын куллану яхшы. 
3. Кан бирер алдыннан кимендә 48 сәгать алкоголь куллану тыела, ә кимендә 72 сәгать – аспирин һәм анальгетиклы дарулар куллану. 
4. Процедурага бер сәгать кала тәмәке тартудан да тыелырга кирәк. 
5. Кан югалтуны организм иртәнге сәгатьләрдә яхшырак кичерә. Көндезге 12.00 сәгатьтән соң бу процедура даими донорларга гына киңәш ителә. 
6. Канны төнге дежурлык һәм йокысыз төннән соң бирергә киңәш ителми. 
7. Имтиханнар, ярышлар алдыннан да кан бирү яхшыга түгел. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев