Бүген сарманлылар айның иң зур чагын күзәтә алалар
Хәбәрләр

Бүген сарманлылар айның иң зур чагын күзәтә алалар

Бүген райондашлар супер-ай, ягъни аның елда иң зур булган вакытын күрә алачаклар.

Айның Җиргә иң якын вакыты бүген 12 сәгать 7 минутка туры киләчәк, бу чакта ул җирдән 356 761 километр ераклыкта булачак. Ә айның тулуы 18 сәгать 54 минутта булачак.

Ай җир шарын бер ай эчендә әйләнеп чыга һәм аның бездән ераклыгы 356,8 мең километрдан алып 406,7 мең километрга кадәр тәшкил итә. Супер-ай дип аның Җиргә иң якын ноктада өч тәүлек эчендә тулып җиткән вакыты атала. Мондый чакта Җирнең иярчене 14 процентка зуррак һәм 30 процентка яктырак күренә.

Фото:https://pixabay.com/ru/


Нет комментариев