Бүген – почта маркасы көне
Хатларны кулдан язып, почта аша җибәргән буын вәкилләре хәтерлидер – аңа берничә генә тиенлек марка да ябыштырып җибәрә иделәр.
Әнә шул берничә тиенлек маркалар аларны илнең бер почмагыннан икенче почмагына илтергә, кешеләр арасында ышанычлы элемтә булдырырга ярдәм итә иделәр.
Россиядә беренче маркалар 1857 ел ахырында барлыкка килә. Ә 1858 ел башыннан аларны почта хезмәтендә куллана башлыйлар. Җир йөзендә маркалар җыю белән шөгыльләнүчеләр аз түгел. Дөньядагы иң кыйммәтле маркаларның берсе – Маврикийның беренче маркалары, алар 978 миллион сум торалар. Ә Россиядәге иң кыйммәтле марка – Ленинның тууына 91 ел тулу уңаеннан чыгарылган марка. Аның бәясе - 52000 сум.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев