САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Баланы мәктәпкә әзерләү өчен 10 мең сум акча алып булачак

«Бу акчаны гаиләләргә түләп бетерергә кирәк. Шулай эшләячәкбез дә» , – дип вәгъдә итте Президент.

Дәүләт Думасы депутатлары пленар утырышта ана капиталыннан 10 мең сумга кадәр акча алып булуны күздә тоткан закон проектын өченче укылышта кабул иткән. Ата-аналарга бу акчаны бер тапкыр түләячәкләр. Әмма бер нечкәлеге бар. Моңа кадәр бу бурычны Россия Президенты Владимир Путин йөкләде, дип яза «РГ».

«Закон проектын гамәлгә ашырдык, дөрес, күңелдә бераз юшкын калды. Капиталда калган акча асылда 2 меңнән 25 мең сумга кадәр тәшкил итә. Әмма 10 мең сум гына бирәчәкләр. 10,1 мең сум калган икән, кызганычка, аны алып булмаячак», – дип билгеләп үткән Думаның Гаиләне яклау буенча комитеты башлыгы Нина Останина. Ул депутатларны әлеге закон кабул ителгәннән соң хакимияттәгеләргә сораулар белән мөрәҗәгать итәчәкләре турында кисәткән. Шуңа күрә Останина әлеге закон проектын эшләп бетерергә тәкъдим иткән.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин баланы мәктәпкә әзерләү һәм башка көнкүреш ихтыяҗлары өчен гаиләләргә ана капиталында калган 10 мең сум күләмендә акчаны түләргә рөхсәт бирде. Ул капиталның калган өлешеннән файдалануга бәйле проблеманың Хөкүмәт белән берлектә каралуын әйтте. Путин тәкъдим иткәнчә, ата-аналарга иң элек 10 мен сумнан файдалануга рөхсәт бирү кирәк, шуннан соң башка адымнар ясарга мөмкин булачак.

Чыганак: https://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/balany-maktapka-azerlau-ocen-10-men-sum-akca-alyp-bulacak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев