САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлмәттә дуслык таганы ясаганнар

Җирлек халкының үзара дустанә мөнәсәбәте башка эшләрдә дә чагылыш таба.

Бергәләп өмәләрдә катнашалар, чаралар үткәрәләр, төзиләр-төзекләндерәләр. Җирлек башлыгы Данияр Газизов үзенең исәп-хисап докладында барысын да яктыртты. Җирлек депутатлары, авылның ватанпәрвәр ул-кызлары, иганәчеләр ярдәме белән дә җирлектә күркәм гамәлләр башкарыла. Көн тәртибендәге икенче сорау буенча чыгыш ясаган «Якты көн» бүлекчәсе җитәкчесе Элфак Нуриәхмәтов агрофирма эшчәнлегенә тукталды. Аннан сүз участок инспекторы Рөстәм Сәлемгәрәевка бирелде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин йомгаклау сүзе белән чыкты. Ул узган ел районда башкарылган эшләр хакында сөйләде. Сорау бирүчеләр дә булды. Авыл хәзрәте Нияз Тимербаев ут линияләрен алмаштыру тәкъдимен җиткерде. Авыл фельдшеры Фәридә Туктарова үзләре яшәгән Тукай урамының юлын төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде.

Соңыннан бүләкләүләр булды. Юбилярларга Фәрит Мөнәвир улы Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырды. Данияр Әнвәр улы җирлекнең районда призлы урын алган хатын-кыз волейбол командасы уенчыларын бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев