САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә Әфган сугышы ветераннарын искә алдылар

Икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә Әфган сугышы ветераннары катнашында традицион митинг үтте.

Быел анда Украинада барган махсус операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары да катнашты. Митингта катнашучылар алдында мәктәп директоры Альбина Гарипова, мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ландыш Шәйдуллина, поселок башлыгы Рәфыйк Кәримов чыгыш ясады. Мәктәпнең 4 катында урнашкан мәктәп тарихы музей-күргәзмәсендәге Сугышчан хәтер экспозициясендә яңа истәлек бите ачылды. Ул мәктәпнең элекккеге укучысы, укучылары Раяна, Руфина, Раминаның кадерле әтиләре Масалимов Ришат Нәфис улына багышлана. Аның турындагы истәлекләре белән Җәлил технологик-транспорт идарәсе профком комитеты рәисе Илдар Ибәтуллин уртаклашты. Ул шулай ук мәктәп коллективына патриотик тәрбия бирүдәге системалы эшчәнлек өчен рәхмәтен дә белдерде. Поселокның ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева һәр гаиләгә иминлек, исәнлек-саулык, ил-көнгә тынычлык теләде.

Митинг Рифкать Миңнекәев белән Сергей Притула истәлегенә куелган мемориал такталарга һәм монуметка чәчәкләр салу белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев