САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Җәлилнефть» идарәсенең 50 еллыгы паркы җиңүче булды

Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткән поселоктагы «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең 50 еллыгы исемендәге парк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүдә җиңүче булды.

Бүген райондагы иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды. Тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелде. Анда районның барлыгы 3606 кешесе катнашты. Җиңүче булып «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең 50 еллыгы исемендәге парк танылды. Аның өчен барлыгы 3133 кеше тавыш биргән.
Без әлеге паркның тагы да матурланачагына сөенәбез, үзенә тагы да күбрәк кешене җәлеп итәр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев