САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлилгә автобус туры килде

Бүген — 27 февраль көнне Җәлил поселогына «Татарстан — казанышлар республикасы» дигән автобус туры килде.

Тур кысаларында поселокның мәдәният сараенда Татарстан Республикасы казанышларына багышланган фотокүргәзмә эшләде. Шунда ук панель дискуссия үткәрелде. Анда спикерлар сыйфатында Республиканың Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, төбәк хезмәттәшлеге һәм үсешенә Татарстан региональ иҗтимагый ярдәм фонды Президенты Геннадий Глушков, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясадылар, илдә, республикада һәм районда милли проектлар кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Дискуссиянең модераторы журналист, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе пресс-секретаре Ирина Субеева булды.

Рәсми өлештән соң очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасының күренекле артистлары — җырчылар Резедә Шәрәфиева, Чулпан Йосыпова һәм «Казан егетләре» төркеменең концерт программасын тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев