САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Альфира Габдуллина: «Сарман» газетасы белән инде утыз елдан артык хезмәттәшлек итәм»

Югары технологияләр никадәр генә алга китмәсеннәр, кәгазь басмаларга юкка чыгу куркынычы янамый әле.

 «Сарман» газетасына да яратып язылучылар шактый. Аны укучыларыбыз, матбугат үзәгенә килгән саен, нинди язмаларны аеруча көтеп алулары, кайсы сәхифәләрне үз итүләре турында әйтәләр. Кайберләренең фикерләрен җиткерәбез – бәлки, кемнәрдер колак салырлар һәм газета укучылар исемлеген тулыландырырлар?
Мәрьям Гайфуллина, Сарман авылы:
– Район газетасына кайчан беренче тапкыр язылганымны хәтерләмим дә инде, әмма шул дәверләрдән бирле аннан аерылганым юк. Бар язмаларны да яратып укыйбыз. Газетага укыр өчен язылабыз бит инде. Язылмаган кешеләргә шуны әйтәсем килә: район газетасы район тормышын яктырта, анда бик кызыклы һәм гыйбрәтле язмалар күп чыга. Аларны укымаган кеше, минемчә, күп нәрсәдән мәхрүм кала.
Гөлүсә Исламова, Яхшыбай авылы:
– «Сарман» газетасын гомер буе – үземне белгәннән бирле алдырам. Аны бик ошатабыз, беренче битеннән алып, ахыргысына кадәр укып чыгабыз. Кызганычка каршы, хәзер газетага сирәгрәк языла башладылар – ялгышмасам, авылыбызда ул ике – өч йортка гына килә. Минемчә, өйгә бер генә газета булса да алдырмау –дөрес түгел. Кайвакыт ул соңарыбрак кайта – бәйрәмнәрне алар узгач билгеләп үтәргә туры килгән чаклар да була (көлә – авт.)
Хәмит Хафизов, Сарман авылы:
– Район газетасына язылмый калганыбыз юк. «Сарман»ның эчтәлекле язмаларын яратып укыйм. Моңа кадәр язылмаган яки әлегә язылырга өлгермәгән кешеләргә моны мөмкин кадәр тизрәк башкарырга өндим. Газетаның альтернатив варианты бик уңайлы, аны редакциягә килеп алам, күршеләрнекен дә алып кайтам. Бөтен яңалыкларны да шуннан белеп барабыз.
Альфира Габдуллина, Саклаубаш авылы:
– «Сарман»ны бик яратып укыйм, аңа һәрдаим язылырга тырышам. Газетада бастырылган барлык мәкаләләр, хикәя-повестьләр, яңалыклар белән танышып барам. «Сарман» газетасы белән инде утыз елдан артык хезмәттәшлек итәм (Альфира Биҗан кызы Саклаубаш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли – авт.). Үземнең укучыларымның хикәяләрен һәм шигырьләрен дә аңа юллап торам. Редакция хезмәткәрләренә зур рәхмәт – язмаларның бастырылмый калганнары юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев