85 яшь тулган булыр иде
.
Бүген, исән булса, 32 ел буе үзе оештырган “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкләгән шагыйрь, дистәгә якын – китап, 50 гә якын җыр авторы Индус Хисмәтулла улы Мәрданшинга 85 яшь тулган булыр иде.
Индус абый 1937 елның 1 январендә Азнакайда туган. 1956 елдан хәрби хезмәттә була, «СССР Эчке Эшләр министрлыгының иң яхшы хезмәткәре» исемен ала, отставкага подполковник дәрәҗәсеннән чыга. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен күп төрле бүләкләргә ия була, хезмәт ветераны. Җәлил поселогын җырлы, шигъри итү, әдәби яктан үстерү өчен зур көч куя. «Тамчы җыры» китабы өчен ТРның Президенты М.Ш.Шәймиевнең истәлекле бүләге белән бүләкләнә. Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы иде.
Билләрендә – бизәк алъяпкыч
Ландыш Шәрәфиева көе
Индус Мәрданшин сүзләре
Каен кәүсәләре төс үзгәртми,
Яфракларда – язгы яшеллек.
Ак каеннар булып чакыра безне
Каенлыкта эз салган яшьлек.
Кушымта:
Ак каеннар, ак каеннар,
Билләрендә – бизәк алъяпкыч.
Каенлыкта үткән яшьлегемә
Кайта алмау бик тә аяныч.
Ак каеннар әле төс җуймаган,
Төсен саклап гомер озайтумы?
Ак каеннар – туган ягым төсе,
Көтә төсле минем кайтуны.
Кушымта
Каеннарым әле төс җуймаган,
Сары сагыш – көзләр җттсә дә,
Уй-хисләрем үткәннәрне барлап,
Гомер йомгакларын сүтсә дә.
Фәйрүзә
Исеме – Фәйрүзә,
Күзләре – зәңгәр күк.
Күзенең нурлары
Күңелгә хуш кебек.
Кушымта:
Фәйрүзә лә, Фәйрүзә,
Балдагында – фирүзә.
Өздереп бер караса,
Кемнең йөрәге түзә!
Исеме - Фәйрүзә,
Чәчәктәй елмая.
Дөньяны кочардай,
Их, яшьлек, син кая?
Кушымта:
Фәйрүзә лә, Фәйрүзә,
Балдагында – фирүзә.
Килешле буе-сыны
Кемнең бәгырен өзә?
Исеме – Фәйрүзә,
Күзләре сөрмәле.
Йөзенә сокланып,
Шаккатып йөрмәле.
Кушымта:
Фәйрүзә лә, Фәйрүзә,
Балдагында – фирүзә.
Йөреше искитмәле,
Әйтерсең, аккош йөзә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев