САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалы гаиләләргә 6 процентлы ипотека биреләчәк

.

Россиядә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган бер яки күбрәк балалы барлык гаиләләр 6 процент ставкалы ипотека алырга хокуклы. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында пленар утырышта Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

Хәзер илдә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче һәм аннан соңгы балалар туган гаиләләр өчен ипотека буенча махсус программа эшли. Президент аның эшчәнлеген киңәйтергә һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалар үсә торган барлык гаиләләргә, хәтта бер генә балалы гаиләләргә дә тәкъдим итәргә кушты.

«Беренче бала тууга ук, гаилә 6 процент ставкалы ипотека буенча беренчел базарда торак сатып ала яки элек алынган ипотека кредитын рефинанслый ала», — диде Путин.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен максималь кредит 12 миллион сум һәм Россиянең башка субъектлары өчен 6 миллион сум тәшкил итәчәк. 
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/04-06-2021/2018-elny-1-gyynvarynnan-so-tugan-balaly-gail-l-rg-6-protsently-ipoteka-birel-ch-k-5825802

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев