САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 апрельдән социаль пенсияләр артты

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары нигезендә, агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 процентка индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.

Татарстан Республикасындагы 81592 пенсионерның, шул исәптән социаль пенсия алучы 77589 гражданның пенсиясе артачак.
Социаль пенсияләр индексацияләнү белән бергә хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Чолганышта калган Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, радиацион яисә техноген катастрофалардан зыян күрүчеләрнең, аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә артып киләчәк.
Шулай итеп, инвалид балалар һәм балачактан 1 төркем инвалидларның пенсияләре, арттырылганнан соң, 13454,64 сум тәшкил итәчәк. Социаль пенсия алучы 1 төркем инвалидлар 1 апрельдән соң 11212,36 сум пенсия алачак.
Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминатындагы пенсияләр, гамәлдәге законнар җыелмасы буенча, елга 1 тапкыр, 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсү дәрәҗәсенә җиткереп арттырыла.

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев