Татарстанда 2026 елда милли проект буенча 886 юл билгесе урнаштырылачак
«Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру чаралары үткәреләчәк. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Ремонт эшләре барышында түбәндәге объектлар булдырылачак яки яңартылачак:
- 6,5 км юлда һәм 7 408 метр тротуарда ясалма яктырту;
- 886 юл билгесе;
- 10 297 метр металл киртә;
- 681 метр җәяүлеләр киртәсе;
- 106 км юл разметкасы;
- 49 тукталыш пункты;
- 34 җәяүлеләр кичүе.
Биектау районында Каменка – Дөбьяз – Олы Әтнә – Шуман юлын капиталь ремонтлаганда 124 билге, 72 метр киртә, 700 метр тротуар, 15 км юл разметкасы, 2 автобус тукталышы барлыкка киләчәк.
Лаеш районында Столбище – Атабай – Карадуле юлында 142 билге, 6,2 км киртә, 22 км разметка, 6,5 км яктырту, 1036 метр тротуар, 3 кичү, 4 тукталыш павильоны һәм 11 иминлек утраулыгы урнаштырылачак.
Питрәч районында Казан – Шәмәрдән – Аркатау юлында 141 билге, 852 метр киртә, 11,3 км разметка һәм 6 авария чыгуы каралган.
ТР Транспорт министлыгында билгеләп үткәнчә, бу чаралар автомобиль йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен имин һәм уңайлы мохит булдыруга, юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев