Иминлек

Татарстан юлларында бер атна эчендә биш кеше һәлак булган

Татарстан юлларында соңгы атна эчендә 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, 23 февральдән 1 мартка кадәр булган аварияләрдә биш кешенең гомере өзелгән, дип яза "Татар-информ" МА.

Искәртеп үтәбез: республикада юлларда һәлак булучылар саны артуы күзәтелә. Үлем очракларының яртысы — бәрелешүләр вакытында, калган яртысы каршы полосага чыгу аркасында килеп чыга.

Узган елгы нәтиҗәләр дә куркыныч: юл һәлакәтләрендә 15 бала һәлак булган, аларның 13е пассажир булган. Тугыз очракта балаларның үлеменә машина йөртүчеләрнең гаебе сәбәпче булган.


Нет комментариев