САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район ЮХИДИ бүлекчәсе штрафлар түләү тәртибен искә төшерә

Агымдагы елда район территориясендә 7 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 1 кешенең гомере өзелде, 8 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. Районда юл иминлеген тәэмин итү өчен ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан туктаусыз эш алып барыла. Һәлакәтләргә юл куючы факторларны киметү - ул беренче чиратта юлларда кагыйдә бозучыларны ачыклау. Мәсәлән, быел барлыгы 3724 кагыйдә бозучы...

Агымдагы елда район территориясендә 7 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 1 кешенең гомере өзелде, 8 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. Районда юл иминлеген тәэмин итү өчен ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан туктаусыз эш алып барыла. Һәлакәтләргә юл куючы факторларны киметү - ул беренче чиратта юлларда кагыйдә бозучыларны ачыклау. Мәсәлән, быел барлыгы 3724 кагыйдә бозучы ачыкланды.

РФ административ җаваплылык кодексының 20.25. маддәсе нигезендә административ штрафны күрсәтелгән срокта түләмәгән өчен икеләтә күләмдә штраф суммасын түләү җәзасы каралган, ләкин бу сумма 1000 сумнан да ким булмаска тиеш, яки закон бозучыга 15 тәүлеккә кадәр арест бирелэ, шулай ук 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр дә кулланылырга мөмкин.

Штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык карар чыгарганнан соң 71 нче көнгә башлана.

Шундый катгый чараларга карамастан, тәртип бозучылар арасында бу таләпләргә игътибар итмәүчеләр дә бар. Агымдагы елда безнең районда штрафларны вакытында түләмәгән өчен барлыгы 124 административ материал төзелде.

Мондый төр чаралар куллану кагыйдә бозучыларның җәзадан котыла алмауларын тәэмин итәчәк, ә һәр кагыйдә бозган өчен шоферлар түләп барсалар, киләчәктә, бәлки, аларны бозмаслар.

2016 елның 1 январеннән гамәлгә кергән закон нигезендә кагыйдә бозучыларга (барысына да түгел) штрафның яртысын гына түләү мөмкинлеге туды. Штрафның карар чыккан көннән соң 20 көн дәвамында яртысын түләргә була. Моның турында карарга махсус билге куела. Ләкин бу яңалык исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә, исерек йөртүчегә идарә итү өчен транспорт чарасын бирүче транспорт хуҗаларына, алкоголь эчемлекләр куллануга медицина тикшерүе узудан баш тартучыларга һәм башка шундый авыр кагыйдә бозу очракларына кагылмый.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе суд приставлары хезмәте белән тыгыз элемтәдә эшли. Кагыйдә бозучыларның бердәм мәгълүмат базасы штраф түләмәүчеләрне вакытында күреп, административ җаваплылыкка тартырга ярдәм итә. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән суд приставы хезмәте тарафыннан даими рәвештә рейдлар үткәрелә.

Бүгенге көндә банклардан һәм түләү терминалларыннан ЮХИДИгә электрон формада автоматик рәвештә штрафлар түләү турында мәгълүмат бирү гамәлдә. Халык мәнфәгатьләрен истә тотып, ЮХИДИнең рәсми интернет-порталында (gibdd.tatarstan.ru һәм rpolice.ru) түләнмәгән штрафлар турында мәгълүмат алу сервисы эшли, ә uslugi.tatarstan.ru сайтында хөкүмәт пошлинасы һәм штрафларны банк кредит карталары ярдәмендә түләү мөмкинлеге бар.

Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен район ЮХИДИ бүлекчәсе штрафларны вакытында түләргә, кагыйдә бозмаган кешенең генә штрафлар түләмәгәнлеген истән чыгармаска чакыра.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев