Бүген район Советының кече утырышлар залында юл иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сафин алып барды.
Көн тәртибендә юллар торышы, кышкы периодка әзерлек мәсьәләләре каралды, юл иминлеге буенча җаваплы хезмәткәрләр алдына конкрет бурычлар куелды.
Юл хәрәкәтенә, әлбәттә, җәмәгатьчелек контроле дә кирәк. Бу очракта «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы ярдәмгә килә. Ул юллардагы бәхетсезлекләрне киметүнең нәтиҗәле алымнарының берсе санала.
Автотранспорт йөртүчеме, әллә җәяүлеме – юл хәрәкәтендә алар тигез җаваплы. Тәүлекнең караңгы вакытында аеруча игътибарлы булу таләп ителә. Җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтара торган элементлар булу да ике якны да бәладән коткарып калырга ярдәм итәчәк.
Республика юлларында көн дә нинди дә булса юл-транспорт һәлакәте чыгып тора. Бу чакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт инспекциясенең макс каналында даими язмалар бастырылып барыла. Күзәтеп барыгыз, сабак алыгыз!
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сакланганны Аллаһ саклар, ди халык. Юлларда ашыкмыйк, кагыйдәләрне бозмыйк, җәмәгать.
Нет комментариев