Районда җәяүлеләр дә, автомобиль йөртүчеләр дә юлларда иминлек өчен тигез җаваплылар
Иминлек

Районда җәяүлеләр дә, автомобиль йөртүчеләр дә юлларда иминлек өчен тигез җаваплылар

Юл хаталарны кичерми, дип, юкка әйтелми. Юл хәрәкәте өчен машина йөртүче дә, җәяүле дә тигез дәрәҗәдә җаваплылар. Районда юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча нинди эшләр башкарылуы хакында без район ЮХИДИ бүлекчәсе баш дәүләт инспекторы Радик Шәмсиев белән әңгәмә кордык.

– Радик Рәшитович, көзгекышкы сезон башлану белән, көн яктылыгы кыскара, һәм караңгы вакытта җәяүлеләр иминлеге проблемасы аеруча кискенләшә. Хәзерге вакытта районда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре буенча хәлләр торышы ничек?

– Әлеге мәсьәлә даими игътибар сорый. Статистика күрсәткәнчә, җәяүлеләрне бәрдерү очракларының шактый өлеше нәкъ менә караңгы вакытка туры килә. Кичке эңгермеңгердә машина йөртүчеләр юлда пәйда булган кешене вакытында күрә алмаска да мөмкиннәр. Моңа көзге-кышкы һава торышы шартлары – томан, яңгыр, беренче бозлавык та сәбәпче була ала. Быелның сигез аенда республикада җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә 30дан артык кеше һәлак булган. Бәхеткә, безнең Сарман районында балаларның һәлак булуы белән бәйле фаҗигале очраклар теркәлмәде. Әмма профилактик эш бер көн дә тукталмый.

– Җәяүлеләр катнашында булган һәлакәтләрне кисәтү өчен бүлек тарафыннан нинди профилактик чаралар үткәрелә?

– Без комплекслы якын килеп эшлибез. Җәяүлеләр катнашында булган аварияләрне кисәтү һәм юлтранспорт һәлакәтләренең авыр нәтиҗәләрен киметүгә юнәлтелгән рейдлар даими уздырыла. Мәсәлән, «Тоннель» операциясе барышында инспекторлар Сарманда, поселокта хәрәкәт иң көчле булган сәгатьләрдә кизү торалар, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан кылынган хокук бозуларны ачыклыйлар. Шулай ук Татарстанда «Җәяүле» профилактик операциясе уза, аның төп максаты — җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юлларда иминлекне арттыру. Балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирәбез. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең профилактика бүлеге белән берлектә «Яктыр! Юлда күренерлек бул!» һәм «Күренеп тор» акцияләрен үткәрәбез, алар барышында яктылык кайтаргыч элементларны куллану мөһимлеген аңлатабыз. Балалар бакчаларында да төрле чаралар уздырыла. Шушы көннәрдә генә юл хәрәкәтендә катнашучы мәктәпләрнең яшь инспекторлары катнашында фестиваль үтте. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Өлкән җәяүле” акциясе узачак.

– Ни өчен нәкъ менә хәзер яктылык кайтаргыч элементларга шулкадәр зур игътибар бирелә?

– Бу – тормыш өчен кирәкле чара. Яктылык кайтаргыч элемент  – киемгә, сумкага яки рюкзакка беркетелә торган махсус аксессуар. Ул фара яктылыгын яктыртып кайтара, машина йөртүчегә җәяүлене ерактан күрергә мөмкинлек бирә, димәк, вакытында реакция ясарга һәм мөмкин булган юлтранспорт һәлакәтеннән котылырга ярдәм итә. Аерма бик зур. Караңгы киемле, яктылык кайтаргыч элементы булмаган җәяүлене машина йөртүче караңгыда якынча 30–40 метрдан гына күрә ала, ә яктылык кайтаргыч элементы булган җәяүлене якын фараларда якынча 150 метрдан, ә ерак фаралар кабынганда – 400 метрдан күрә ала. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, яктылык кайтаргыч элементларны куллану җәяүлеләр өчен һәлак булу куркынычын 70%ка киметә, ә караңгы вакытта җәяүлеләр катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре санын 85%ка кадәр киметә. Бу – гади тәкъдим түгел, ә гомерне саклап калуның нәтиҗәле коралы.

– Ә район җәяүлеләренә һәм машина йөртүчеләренә нәрсә әйтер идегез?

– Җәяүлеләргә мөрәҗәгать итеп, шуны ассызыкларга телим: юлны җәяүлеләр кичүе буенча, ә алар булмаганда, юллар кисешкән урында тротуарлар яки юл читләре сызыгы буенча чыгу кирәк. Караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда, яктылык кайтаргыч элементларны куллану аеруча мөһим. Бу бигрәк тә яшь юл хәрәкәте катнашучылары өчен кирәк. Әтиәниләр дә балаларының киемнәрендә һәм рюкзакларында шундый элементлар булуы турында кайгыртсыннар иде.

Машина йөртүчеләргә дә тагын бер тапкыр искә төшерәм: җәяүлеләр кичүе алдында вакытында тизлекне киметегез, кичү алдында туктаган транспортны урап узуга ашыкмагыз — анда кешеләр булырга мөмкин. Җәяүлеләр кичүләре, уку һәм мәктәпкәчә учреждениеләр, спорт мәйданчыклары, кибетләр һәм базарлар урнашкан урыннарда аеруча игътибарлы булу таләп ителә. Балаларга һәм өлкән яшьтәге җәяүлеләргә аерым игътибар бирү кирәк. Юлдагы иминлек һәркемнән тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм бер-беребезгә ихтирамлы булу гомерләрне саклап калырга ярдәм итәчәк.

 


Нет комментариев