САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

«Кояшкай«да балалар куркынычсызлыгына җитди карыйлар

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара.

Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк «юл әлифбасын» өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру — әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

Шул уңайдан Сарманның «Кояшкай» балалар бакчасында да төрле чаралар оештырыла. Анда тәрбияләнүче балалар бүген юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, белемнәрен ныгыттылар.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев