2026 елның ике аенда районда юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән
Тиздән укучыларның иң озын чирекләре тәмамлана, язгы каникуллар башлана. Димәк, балаларның юлда куркынычсызлыгы мәсьәләсенә тагын да күбрәк игътибар сорала.
Агымдагы елның ике ае эчендә республика территориясендә 360 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 52 кешенең гомере өзелгән, 460 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 40 авария теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган, 45е имгәнгән.
– Быел район территориясендә бер генә юл-транспорт һәлакәте дә теркәлмәде. Әлбәттә, бу сөендерә. Димәк, оештырылган чараларыбыз, район газетасы, сайты, социаль челтәрләре белән тыгыз хезмәттәшлегебез бушка түгел. Тик уяулыкны югалтмаска кирәк. Аеруча бу балалар куркынычсызлыгына кагыла. Питбайкларда, башка «куркыныч» транспорт чараларында балигъ булмаган кагыйдә бозучылар очрый башлады инде, – диде район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Николай Самойлов.
Әлеге һәм башка мәсьәләләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышларында да карала. Булган кимчелекләрне бетерү өстендә эзлекле эш алып барыла.
– Район юлларында аварияләр саны кимесә дә, республика мәгълүматларына игътибар итү комачауламас. Статистика күрсәткәнчә, балалар һәм яшүсмерләр өчен иң куркыныч көннәр булып яллар санала. Шимбә-якшәмбе, каникулларда укучыларның һәм студентларның буш вакытлары арта, яшьләр аны һәрвакыт файдалы һәм имин генә үткәрмиләр, мотоциклларга, питбайкларга утыралар. Күбесенчә алар каршы як полосага чыгу, дөрес дистанция сайламау аркасында зыян күрәләр. Бу транспортның тавышы тирә-юньдәгеләргә дә комачаулый, балалар үзләренең сәламәтлеген һәм гомерен дә куркыныч астына куялар. Шул уңайдан аларның ялларын имин оештыру буенча эшләр башкарыла, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфутдинов.
Дөрес, яшьләрнең үзләреннән дә игътибарлылык һәм җаваплылык таләп ителә. Бердәм эш гомерләрне саклап калырга ярдәм итәр.
Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев