САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.
Авыл җирлекләрендә Гает намазын, кояш чыгып ярты сәгать узгач, уку тәкъдим ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Гаетнең интернеттагы трансляциясен «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.
Рәсем — ru.freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев