САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарман мөселманнары ничек бәйрәм итә

Из­ге Ра­ма­зан ае җәй­нең озын көн­нә­ре­нә ту­ры кил­сә дә, Ал­ла­га шө­кер, ура­за­ны баш­ка­рып чык­тык. Ай буе мә­чет­ләр­дә авыз ач­ты­ру мәҗ­лес­лә­ре үт­кә­ре­леп то­рыл­ды. Шәрләрәмә, Әхмәт, Петровка-Завод, Иске Минзәләбаш, Юлтимер, Чукмарлы, Мортамак, Янурыс, Әлмәт, Саклаубаш, Дүсем, Морбаш, Илексаз, Күтәмәле һәм Каташ-Каран мәчетләрендә авыз ачтырулар булды. Рангазар мәктәбе бинасында да ифтар мәҗлесе үтте....

Из­ге Ра­ма­зан ае җәй­нең озын көн­нә­ре­нә ту­ры кил­сә дә, Ал­ла­га шө­кер, ура­за­ны баш­ка­рып чык­тык. Ай буе мә­чет­ләр­дә авыз ач­ты­ру мәҗ­лес­лә­ре үт­кә­ре­леп то­рыл­ды.

Шәрләрәмә, Әхмәт, Петровка-Завод, Иске Минзәләбаш, Юлтимер, Чукмарлы, Мортамак, Янурыс, Әлмәт, Саклаубаш, Дүсем, Морбаш, Илексаз, Күтәмәле һәм Каташ-Каран мәчетләрендә авыз ачтырулар булды. Рангазар мәктәбе бинасында да ифтар мәҗлесе үтте.

Авылларда ифтарга якынча 3000 сум тотылды. Җәлил һәм Сарман мәчетләрендә авыз ачтыру мәҗлесе көн саен үткәрелде. Мәчеттә авыз ачтырырга теләүчеләргә табын 4000 сумнан алып 12000 сумга кадәр төшкән. "Җәмигъ" мәчетендә авыз ачтырырга теләүчеләр, Рамазан башланганчы ук, күпләп чиратка язылганнар.

Фән­зия Яхи­на, 79 яшь, Дү­сем:

- Из­ге Ра­ма­зан аен хөр­мәт­ләп, Дү­сем авы­лын­да бик зур­лап иф­тар мәҗ­ле­се уз­ды­рыл­ды. Аг­ро­фир­ма ди­рек­то­ры Яхъя Фәс­хет­ди­нов, эш­мә­кәр Азат Ку­да­шев, имам-ха­тыйб Ра­зин Сә­хә­бет­ди­нов, авыл җирлеге башлыгы Ри­нат На­сый­ров һәм кал­ган бар­лык оеш­ты­ру­чы­лар­га рәх­мәт. Сар­ман­ның "Тәү­фикъ" мә­че­тен­нән кил­гән Ил­нур хәз­рәт бик ма­тур итеп вә­газь­ләр укы­ды. 40 ка якын ке­ше кил­гән иде. Һәр бар­ча­быз­ да исән­-сау­ булып, ки­лә­се ел­ның Ра­ма­зан аен­да да шу­шы­лай җы­е­лыр­га яз­сын.

Тәс­ки­рә Га­ри­по­ва, 83 яшь, Ран­га­зар:

- Шулка­дәр рә­хәт бул­ды ура­за то­ту­ла­ры. Ал­га та­ба шәү­вәл­дә­ге 6 кө­нен дә то­тар­га яз­сын. Көн­нәр сү­рел­де, яң­гыр­лар яу­ды. Авыз ачу­лар бик кү­ңел­ле булды. Авыз ач­ты­ру­чы­лар­га рәх­мәт.

Үзе­без­нең ди­ни, мил­ли бәй­рәм­нәр­не кай­та­ру уңа­ен­нан 10 ав­гус­т көн­не ра­йон мөх­тә­си­бә­те Сар­ман­ авы­лы­ның Дау­лы бо­лы­нын­да бәй­рәм оеш­тыр­ды.

Бәй­рәм­гә Чир­ме­шән, Мөс­лим, Тү­бән Ка­ма, Чал­лы һәм баш­ка ра­йон­нар­дан ки­лү­че­ләр дә бик күп иде. Төр­ле­дән-төр­ле уен­нар­да олы­сы да, ке­че­се дә бик те­ләп кат­наш­ты­лар. Ир-ат­лар һәм ха­тын-кыз­лар өчен ярыш­лар һәм бәй­рәм та­бы­ны ае­рым оеш­ты­рыл­ган иде. Бәй­рәм­гә җы­ел­ган ха­лык­ка Сар­ман ки­бет­лә­ре хез­мәт күр­сәт­те.

Ра­ил Нурт­ди­нов, 5 яшь:

- Апа­ем Ис­лам, әти-әни бе­лән кил­дем. Йө­гер­дем, бү­ләк кис­тем, чүл­мәк ват­тым. Бау тар­тыш­ма­дык, ан­да зур абый­лар гы­на кат­наш­ты. Ике шо­ко­лод, губ­ка ал­дым. Без­нең мон­да ку­на­сы ки­лә.

Зәй­нәб Нас­сер, 15 яшь, Мөс­лим:

- Мин бу бәй­рәм­гә әти, әни һәм апай­ла­рым бе­лән Мөс­лим­нән кил­дем. Без­гә мон­да бик ошый, рә­хәт­лә­неп ял ит­тек, кү­ңел ач­тык.

Ду­е­ра Нигъ­мә­тул­ли­на, 76 яшь, Сарман:

- Ал­лаһ Тә­га­лә рәх­мә­тен­нән таш­ла­ма­сын, исән­лек-сау­лык бир­сен. Шу­шы га­зиз ко­яш ас­тын­да үсә тор­ган ба­ла­лар­ның тәү­фыйгын, йорт­ла­ры­быз­га бә­рәкәт, үзе­без­гә хә­рә­кәт, һәр­бе­ре­без­гә хә­ләл ри­зык­лар на­сыйп ит­сен.

Гөл­сем, 5 яшь, Га­йшә, 6 яшь:

- Без кап­чык­та си­кер­дек, йо­мыр­ка бе­лән йө­гер­дек, чүл­мәк ват­тык. Бү­ләк­ләр бе­лән са­выт тул­ды. Ни­ләр ал­га­ны­быз­ны да оныт­тык ин­де.

Марс Ан­ти­пов, 76 яшь, Сар­ман:

- Әл­хәм­ду­лил­ләһ, ура­за­лар үт­те. Кү­ңел­ләр кү­тә­рен­ке, ба­ла­ла­ры­быз, онык­ла­ры­быз бе­лән шу­шын­да бәй­рәм­гә төш­тек. Ура­за буе һа­ва­лар әй­бәт тор­ды, яң­гыр­ла­ры яу­ды. Бү­ген ир­тә­дән бир­ле ко­яш. Ал­ла­һы Тә­га­лә шу­шын­дый ма­тур көн­нәр­гә ка­дәр го­мер­не бир­де. Әле без­нең ура­за бет­мә­де, хә­зер шәү­вәл ура­за­сы бар. Сар­ман ра­йо­нын­да 30 көн буе авыз ач­ты­ру­ны оеш­тыр­ды­лар, олы эш баш­кар­ды­лар. Аша­мый­ча, эч­ми­чә тор­ган ха­лык­ны туй­ды­ру - ул бик олы са­вап. Сар­ман­ның "Җә­мигъ» мә­че­тен­дә кө­не бе­лән хәт­та 200 ләп ке­ше кил­гән ва­кыт­лар да бул­ды. Бү­ген­ге бәй­рәм­не оеш­ты­ру­да да ха­лык бу­лыш­ты. Рәх­мәт аңа. Ал­лаһ юлын­да йөр­сен­нәр, Ин­ша ­Ал­лаһ.

Ли­лия Ти­мер­ба­е­ва, 39 яшь, Әл­мәт:

- Ура­за­га ип­тә­шем Ни­яз бе­лән бер­гә кер­дек, икәү бер­гә тот­кач, җи­ңел­рәк бул­ды. Бү­тән ел­лар­ны ир­тән­ге на­маз­ны гы­на укый идем, бы­ел ин­де, Әл­хәм­ду­лил­ләһ, биш ва­кыт на­маз­ны да укы­дым. Ни­яз зур ма­лай бе­лән мә­чет­кә тә­ра­вих­ка йөр­де, мин ике кы­зы­быз бе­лән өй­дә укы­дым, кеч­ке­нә улы­быз Ра­ма­зан без­нең янда йөр­де. Шу­шын­дый озын көн­нәр­гә ту­ры кил­гәч, авыр бу­лыр ди­гән идем, гел авыр­лы­гын сиз­мә­дем.

Хәй­дәр Шә­рә­фи­ев, 75 яшь, Сак­лау-Баш авы­лы имам-ха­тый­бы:

- Ра­ма­зан шә­риф ай­ла­рын бик са­гы­нып көт­тек. Ку­рык­тык та, бор­чыл­дык та, көн­нәр бик кы­зу, озын иде. Көн са­ен Ал­ла­һы Тә­га­лә­дән җи­ңел­ле­ген, бә­рәкәт­ен би­рү­ен те­лә­дек, Ал­ла­га шө­кер, 30 көн бу­е­на ура­за тот­тык, тә­ра­вих на­маз­ла­рын укы­дык. Бай­так кы­на ке­ше иф­тар мәҗ­лес­лә­ре үт­кәр­де. Без­нең авыл­да тә­ра­вих на­ма­зы­на ун­нан ар­тык ке­ше йөр­де. Ха­лык мә­чет­кә тар­ты­ла, Ал­ла­га шө­кер, шу­ны­сы сө­ен­де­рә. Сар­ман гә­җи­тен­нән бе­л­де­рү­не укы­дык та, кар­чык бе­лән "Тук­та әле, ба­рып кү­рик әле", - дип кил­дек. Рәх­мәт бу бәй­рәм­не оеш­ты­ру­чы­лар­га. Та­ныш­ла­р, дус­ла­р бе­лән оч­раш­кач, кү­ңел­ләр күтәрелеп кит­те.

Гөл­фи­наз Нә­биул­ли­на, 19 яшь, Сар­ман:

- Мин Ра­ма­зан аен үзем­нең ярат­кан ке­ше­лә­рем бе­лән бер­гә Сар­ман­да үт­кәр­дем. "Ни­чек ура­за­лар то­тар­быз?" - ди­гән со­рау­ бор­чы­са да, Әл­хәм­ду­лил­ләһ, Ал­лаһ җи­ңел­ле­ген бир­де, ми­нут­лар, сә­гать­ләр көн­нәр си­зел­ми­чә дә үтеп кит­те.

Сүз уңаеннан

388 кеше арасында үткәрелгән Интернет-сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 98е - көн саен, 75е берничә көн ураза тотканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев