САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Фитр сәдакасын Ураза гаетенә кадәр бирергә кирәк

Рамазан ае төгәлләнгәндә, өстебездә тагын бер бурыч тора — ул зәкәтүл-фитр, фитр сәдакасы бирү. Пәйгамбәребез с. г. в. фитр сәдакасын бирүне фарыз кылды. «Ул 1 сагъ хөрмәдән, яки 1 сагъ бодайдан булсын. Аны гает намазына чыкканчы, фәкыйрьләргә тапшыру фарыз булып тора». (Бохари-Мөслим риваятьләре).

Рамазан аенда уразабызның әҗерен киметә торган гамәлләр, кимчелекләр була. Без аларны сизмәстән эшләп куйган булсак, мәсәлән, карарга ярамаганны карадык, ишетергә ярамаганны тыңладык, сөйләшкәндә, гайбәткә, буш сүзгә кереп киттек — фитр сәдакасы шушы кимчелекләрне юкка чыгару, юу, чистарту, уразабызны камилләштерүгә сәбәп була. Икенче хикмәте — гает көнендә фәкыйрь мөселманнар да куансын, ач утырмасын, тәмле ризыктан авыз итсен, бәйрәм итсен өчен бирәбез сәдаканы.
«Сагъ» дигән үлчәү берәмлеген галимнәр төрлечә аңлата. Кемдер 1 сагъ, ярмага күчергәндә, 2,5 кг, икенчеләре, 2,8 кг, ди. 3 кг итеп алсак, яхшырак була. Артык булуның зыяны юк. Тиешле микъдардан ким булмасын. Өчәр кг дөге, карабодай, арпа, бодай ярмасы, токмач, он, яки хөрмә бирергә мөмкин. Сәдака азык-төлек җыелмасы рәвешендә дә була ала. Бер гаиләдә ничә кеше барын исәплибез, һәрберсеннән дә фитр сәдакасы чыгарырга тиеш. Гаилә башлыгы кул астында булган балалар, хатыннар, әти-әни өчен дә бирә. Төрләндереп бирергә дә мөмкин. Галимнәр, гаиләдә ана карынындагы 4 айдан узган баладан да фитр сәдакасы чыгарсалар хәерле, ди. Сәдаканы бирүнең иң хәерле вакыты — гает намазына кадәр. Бәйрәмгә кадәр 1-2 көн алдан бирү дә рөхсәт ителә. Сәдаканы ризык белән бирү Пәйгамбәребез с. г. в. нең сөннәте булып тора. Акчасы булса да, ул ризык белән бирүне хуп күргән.
Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылса иде.
Рәсем — ru.freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев