САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Фитр сәдакасын бирергә өлгерегез, хөрмәтле райондашлар!

Фитр – мохтаҗ булмаган мөселманның мохтаҗларга бирелә торган сәдакасы.

 Ул – саваплы гамәл. Аны һәр мөселман, ураза тотса-тотмаса да, тапшыра. Фитырны Гаеткә кадәр бирү мәслихәт. Ни өчен? Чөнки ураза тоткан вакытта без кирәкмәгән гамәлләр кылырга мөмкинбез. Шулардан котылу, чистарыну, күңелдә тынычлык урнашсын өчен, пәйгамбәребез (с.г.в.) фитыр сәдакасын бирергә кушкан. Фитыр сәдакасын түләп, уразабызны камилләштерәбез генә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үз вакытында моны бодай, арпа белән биргән. Хәзер акчалата бирәбез.
Фитыр күләме –
Аз керемлеләр өчен – 150 сум,
Урта керемлеләр өчен - 500 сум,
Хәлле кешеләр өчен - 800 сумнан башлап.
Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Әгәр мөселман, билгеле бер сәбәпләр аркасында ураза тота алый икән, ул фидия түли. Фидия ул – бер кешене ачтан үлмәслек итеп бер көнлек ашату. Аны акчалата да бирергә мөмкин. Бу билгеле бер сумма – 350 сум. Түли алмаган очракта, Аллаһы Тәгаләдән тәүбә сорап, Аңа тәвәккәллибез. Аллаһы Тәгалә – Кичерүче һәм Гафу итүче.
Бу сәдакаларны бирми калу гөнаһ санала. Әмма кеше үзе дә фәкыйрь, очын-очка ялгап яши, авыру икән, бу түләүләр аның өстеннән төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев