САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Фитр сәдакасы күпме булачак?

10 мартта, кояш баеганнан соң, мөселман календаре буенча Рамазан-шәриф ае керә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан Рамазан өчен фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләү буенча карарлар кабул ителде. 
Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме — 43 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме 495 000 сум (алтын буенча) булачак. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә — 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә — 1000 сум. 
Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде. 
Рамазан уразасы 11 мартта башлана. Беренче тәравих намазы 10 мартта ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә исә тәравих намазын хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп укыйлар. Ураза 30 көн дәвам итәчәк, быел уразаның соңгы көне — 9 апрель. Ураза бәйрәме 10 апрельгә туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Татарстанда Ураза һәм Корбан гаетләре эшләми торган бәйрәм көннәре санала. Быел Корбан бәйрәме 16 июньдә булачак.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев