Аллаһ ярдәменнән ташламасын!
Ураза ае бара. Ураза тотучыларга җиңеллек бирергә теләгәндәй, көннәр дә бераз суынды. Районның имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәтнең әйтүенә караганда, Сарманның "Тәүфыйк" мәчетендә көнаралаш, шулай ук авыллардагы мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелә. - Иманга тартылучылар елдан-ел арта. Ураза тотучылар арасында яңа кешеләр, яшьләр быел тагын да күбрәк күренә, - диде бу уңайдан Сәгыйть...
Ураза ае бара. Ураза тотучыларга җиңеллек бирергә теләгәндәй, көннәр дә бераз суынды. Районның имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәтнең әйтүенә караганда, Сарманның "Тәүфыйк" мәчетендә көнаралаш, шулай ук авыллардагы мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелә.
- Иманга тартылучылар елдан-ел арта. Ураза тотучылар арасында яңа кешеләр, яшьләр быел тагын да күбрәк күренә, - диде бу уңайдан Сәгыйть хәзрәт.
Шунысын да әйтергә кирәк: сабырлык, бәрәкәт аенда районда олы кунак бар - тәравих намазлары үткәрү өчен, Төркиядән Коръән Хафиз килгән.
Хәбәрчеләребез арасында да иманга тартылучылар шактый. Газетабызның киләсе санында аларның берничә шигырен дә укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев