Үткән ялларда Татарстанда һава торышын актив циклон билгеләде: яңгыр, карлы яңгыр яуды, ә җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитте. Арктика һавасы керү сәбәпле, көндез температура +2...+5 градустан югары күтәрелмәде, шулай да төбәккә тормыш өчен уңайлы җылылык кайта. Бу хакта ТР Гидрометүзәге белгечләре хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Сишәмбе, 6 октябрьдә, явым-төшем көтелми. Төнлә һава аязып, нык суыту аркасында температура 0...-5 градуска кадәр, ә республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында -9 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава +8...+13 градуска кадәр җылыначак.
Чәршәмбе, 7 октябрьдә, төньяк-көнбатыш циклоны аркасында һава торышы кабат үзгәрәчәк. Яңгырлар һәм секундына 15–17 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Төнлә +2...+7°, көндез +10...+15° булачак.
Пәнҗешәмбе, 8 октябрьдә, фронт республика территориясеннән китәчәк, явым-төшемнәр туктаячак. Һава температурасы төнлә +3...+8°, көндез +10...+15° дәрәҗәсендә сакланачак.
Атна ахырына, 9 һәм 10 октябрьдә, Татарстан Гидрометүзәге синоптиклары явым-төшемсез тыныч антициклон һава торышы вәгъдә итә. Бу көннәрдә һава +11...+17 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев