Бүген, 5 октябрьдә, Татарстанда һава температурасы бераз күтәреләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Көндез явым-төшемнәр туктый, һава аязучан болытлы булачак. Төньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән 16 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Көндезге сәгатьләрдә республикада һәм Сарманда термометр баганалары +6..+11 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә температура -3 градуска кадәр төшеп, кырау төшүе көтелә.
Нет комментариев