Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

МХО ветераннарына һәм аларның хатыннарына эш ачуга 350 мең сум ярдәм каралган

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, бу ярдәмне алу өчен гаилә керемнәре исәпкә алынмый. Ветеран үзе яки аның хатыны (әгәр ул II төркем инвалид булса) социаль килешү нигезендә 350 мең сум акчага ия була ала. Шартлар – «Ватанны саклаучылар» фондының рекомендациясе һәм бизнес-план тәкъдим итү, дип яза «Татар-информ» МА.

Искәртеп үтәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләүләр 2,9 млн сумга кадәр арттырылган – бу Идел буе округында иң югары күрсәткечләрнең берсе. Әлеге сумманың 2,5 млн ы – республика бюджетыннан, 400 меңе – министрлык акчасы.

Хәрбиләр өчен өч меңнән артык ташлама гамәлдә, шул исәптән айлык акчалата өстәмә, ветеран статусы, гомер-сәламәтлек иминияте, бушлай медицина тикшеренүләре. Гаилә әгъзаларына да вузларда бюджет урыннары, секцияләрдә бушлай шөгыльләнү, транспортта ирекле йөрү кебек өстенлекләр бирелә.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен 117 кайнар линиясе эшли («4» төймәсе). Бу гаскәрләрдә контракт бер елга төзелә, автомат озайтылмый, хәрбине башка төр гаскәрләргә күчермиләр, ә әзерләү күрше төбәкләрдә ике ай дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев